Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 сентябрь 2019, 16:47

Яңа уку елына — 11 мәктәп!

Уку елы ахырына кадәр республикада янә 10 мәктәп сафка кертеләчәк.

“Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында, республикада заманча шартлар тудырылган, сыйфатлы белем алу өчен барлык уңайлыклары булган өр-яңа белем учаклары ишекләрен ачты.


Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, яңа уку елында төбәктә 11 яңа мәктәп эш башлады. Бу Идел буе федераль округындагы төбәкләр арасында иң зур күрсәткеч. Әйтергә кирәк, яңа уку елыннан Идел буе федераль округының 7 төбәгендә 23 яңа мәктәп (Башкортстанда — 11, Татарстанда — 5, Пермь крае белән Самара өлкәсендә — икешәр, Мордовия, Чувашстан һәм Киров өлкәсендә берәр мәктәп) ачылды.


Моннан тыш, уку елы ахырына кадәр республикада янә 10 мәктәп сафка кертеләчәк.


Яңа уку елыннан республиканың биш гомуми белем бирү учреждениесе яңа статуста эшли башлады: Стәрлетамак 1нче гимназиясе, Нефтекама 1нче лицее, Уфаның 64нче гимназиясе, УДНТУның М. С. Пинский исемендәге 83нче инженерлык лицее, Уфаның 93нче физика-математика лицее Русия Фәннәр академиясенең база мәктәпләре булып санала. 11 мәгариф учреждениесендә БДМУ белән килешү буенча медицина сыйныфлары ачылды.


Шулай ук, республикада беренче полилингваль уку йортлары барлыкка килде — Уфаның 44нче мәктәбе төзекләндерелгәннән соң һәм Дим районының Яркий бистәсендә 162нче өр-яңа мәктәбе яңа статус белән эшли башлады.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин




Читайте нас: