Мәгариф
2 Сентября 2019, 10:57

Чыңла, кыңгарау. Өздер үзәкләрне!

Икенче сентябрь иртәсендә районның бар мәктәпләрендә дә Белем көне үтте. 2019-2020 уку елында районда барлыгы 2219 бала белем алачак. Шуларның 210ы мәктәп ишеген беренче тапкыр ачып керде.

Борай мәктәп гимназиясендә яңа уку елы башындагы бәйрәм тантанасы югары оешканлык белән үтте. Әлеге белем йорты 595 баланы, шул исәптән алты дистә беренче сыйныф укучыларын үз кочагына сыйдырды. Аларны 61 укытучы белем үрләренә әйдәячәк.
Бу көнне хезмәт коллективын, укучыларны, ата-аналарны бәйрәм белән котларга килгән муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков, республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль эшләр буенча министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Юрий Мельников һәм башкалар укуда яхшы билгеләренә өлгәшүне, сәламәтлек теләде. Район хакимиятебашлыгы әйткәнчә, балаларны сәламәт, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп үстерүдә, тәрбияләүдә республикада һәм районда зур эшләр башкарыла, спорт мәйданчыклары төзелә һәм башкалар.
Үзләренең котлау чыгышларында мәктәп – гимназия директоры Алик Усаев һәм ветеран укытучы, аның элекке директоры Илдар Җиһаншин уку бүлмәләренең якты, җылы, кирәкле уку әйберләре белән тәэмин ителүе, яхшы белем алу өчен мөмкин булган шартлар тудырылуы хакында сөйләде.
Беренче сыйныфларны кабул итеп алган Нәфисә Хамитова, Гөлнара Габдрашитова һәм унберенчеләр нәни укучыларны бүлмәләргә озатты.
Беренче кыңгырау шалтырату хокугы уку алдынгысы Айнур Ахияровка һәм Айя Псәншинага бирелде. Балалар бакчасына йөргәндә үк җырларга, биергә, матур итеп шигырь сөйләргә өйрәнгән беренче сыйныф укучылары бәйрәм тантанасында соклангыч чыгышлары белән киләчәктә илгә игелекле кешеләр булачагын дәлилләде.
Рәүф Шаматов.
Читайте нас