Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 август 2019, 13:51

Ветеран укытучылар “Башкортстан Республикасы төзелүгә – 100 ел” юбилей медале белән бүләкләнде

Ветеран укытучылар “Башкортстан Республикасы төзелүгә – 100 ел” юбилей медале белән бүләкләнде

Быелгы ел республикабызның 100 еллыгы тулу белән истә калачак. 23 августта район мәдәният йортында узган педагогларның август киңәшмәсендә алты ветеран укытучы – Тимиряев Петр Садырович, Апканиев Сергей Апканиевич, Гатауллин Динар Фатих улы, Мөхәмәтдинов Әлфир Сәлахетдин улы, Фархутдинова Тамара Фәйзрахман кызы, Шарипова Зөлфия Хәйдәр кызы “Башкортстан Республикасы төзелүгә – 100 ел” юбилей медале белән бүләкләнде. Бөек Ватан сугышы ветераны, бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Петр Тимиряевка медаль тапшырганда зал аягурә басып хөрмәтләде.
Венера Арсланова.
Читайте нас: