Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 август 2019, 13:44

Укытучыга – 50, укучыга 30 мең сум премия

Укытучыга – 50, укучыга 30 мең сум премия

Бүген, 23 августта районда педагогларның август киңәшмәсендә районның барлык укытучылары, тәрбиячеләре һәм педагогик хезмәт ветераннары шушы өлкәгә кагылган уңай тәҗрибә белән уртаклашты, булган проблемаларны уртага салып сөйләште. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков үзенең чыгышында быелгы 2019-2020 уку елыннан район хакимияте башлыгының ике премиясен булдыру турында әйтте. “Быелгы яңа уку елыннан ике төрле премия: иң яхшы укытучыга – 50, укучыга 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк. Бу укытучыларга да, укучыларга да югары нәтиҗәләргә ирешергә, яхшы уңышларга омтылырга бер стимул булачак”, – диде ул.
Моңа кадәр хезмәтендә югары уңышларга ирешкән укытучылар Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыкларыннан бирелгән 200 мең, 50 мең сумлык грантлар алуга ирешә иде.
Венера Арсланова.
Читайте нас: