Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 июль 2019, 09:21

“Танып”та өченче смена башланды

Кичә, ягъни 23 июльдә “Танып” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда өченче сменаны тантаналы ачу булды.

Анда район хакимияте башлыгы урынбасары
вазыйфасын башкаручы Э.Мирошниченко, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары
З.Булатова, балаларны савыктыру кампаниясе координаторы Э.Данилова катнашты. Лагерь
начальнигы С.Шуварова белдерүенчә, шушы соңгы сменада барлыгы 66 бала ял итә,
алар белән дүрт вожатый эшләячәк. Гомумән, балаларның ялын файдалы, күңелле
һәм, иң мөһиме, хәвефсез итеп оештыру өчен биредә 15 кеше җәлеп ителгән. Килгән
кунаклар балаларга пешекче апаларының тәмле-татлы ризыкларын ашап, вожатыйларының
кызыклы чараларында актив катнашып, уку елы алдыннан рәхәтләнеп ял итәргә, яхшы
кәеф, күңелле тәэссоратлар алып кайтырга теләде. Ә кызлар һәм малайлар
үзләренең чагу чыгышларын бүләк итте.
Читайте нас: