Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 июнь 2019, 17:03

" Куанычлы ил"дә рәхәт

Бүген,6 июньдә Борайның беренче санлы урта мәктәбенең "Куанычлы ил" исемле лагеренда "Патшабикәләр Куанычлы илдән" исемле музыкаль уен үтте.

Аның максаты конкурс эшчәнлеге юлы белән укучыларның иҗади сәләтләрен, игътибарын, иҗади фикерләүләрен ачыклау, үстерү иде. Шулай ук укучыларның стена газеталары, кул эшләре, пластик бутылкаларыннан, картоннан, төрле материаллардан оештырылган күргәзмә барысының да игътибарын җәлеп итте. Лагерьга 190 бала йөри, 22 тәрбияче эшли, сигез отрядтан тора. Бүгенге чарада укучылар үзләренең куллары белән эшләгән эшләпәләрен, күлмәкләрен тәкъдим иттеләр. Конкурсларда балалар бик актив катнашып, бию осталыкларын күрсәттеләр. Күңелле чараны лагерь начальнигы Ильмира Зарипова алып барды. Балаларга ул бер минут та тик торырга вакыт бирмәде: уеннар, табышмаклар, биюләр белән кызыксындырып, катнаштырып торды. Балалар бу чарадан бик канәгать калдылар. Алар белән бергә тәрбиячеләр дә ихлас күңел ачты.
Гүзәлия Мостафина
Читайте нас: