Безнең педагогик коллектив яңа уку елыннан башлап “Балалар бакчасында конструкция һәм робототехника” темасына инновацион проектны гамәлгә ашыра. Аның максаты булып балаларда техник фәннәр буенча уен жиһазлары белән өйрәнүгә әзерлек формалаштыру тора. Иң мөһиме балаларда техник сәләтләрен башлангыч этапларда ачыклау һәм бу юнәлештә тагын да үстерергә. Инженерлык кадрларын әзерләү мәсьәләләрен хәл итү кысаларында тормыш өчен кирәкле булган белем бирүнең моделен төзергә мөмкинлек бирәчәк. Күренекле педагоглар һәм социологлар магълүматларына караганда 7-8 яшькә кадәр техник эшчәнлек нигезләре белән танышмаган бала булачак һөнәрен техника белән бәйләмәячәк.
Безнең "Җәйгор” өлкән балалар төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлегенә конспектлар эшләнде һәм күрсәтмә әсбаплар, интерактив дидактик кулланмалар тупланды. Тәрбияләнүчеләребез белән “Робот ярдәмчеләр”, “Роботлар – эзтабарлар”, “Спорт комплексы” дигән проектлар гамәлгә ашырылды. Баларның ижади техник интеллектуаль сәләтләрен үстерү өчен техник конструкцияләү үзәге жиһазландырылды. Дәресләр лего конструкторларын кулланып, гади әйберләрдән башлап, катлаулы әйберләр төзелә.
Леготехнология һәм роботехника мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль үсеше өчен яхшы чара булып тора, белем бирү өлкәләренең интеграциясен тәэмин итә, балага уз уйлары һәм идеяләре белән экспериментларга мөмкинлек бирә.
Балалар техник фәннәрне өйрәнүгә әзерләүнең инновацион систамасы аларга урта мәктәпне сайлап алуны жинеләйтәчәк һәм киләчәктә дә булачак һөнәрне үзе билгеләргә ярдәм итәчәк.
Фәнзирә Бакирова, тәрбияче, Светлана Тимерҗанова, өлкән тәрбияче.