Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 апрель 2019, 18:59

Борайлылар җиңү яулады

14 апрель көнне Уфаның Конгресс-холлында менталь арифметика буенча халыкара олимпиаданың "GeniusKid" төбәк этабы узды.

Ярышларда республикадан 400 бала көч сынашты. Борай районының данын якларга беренче санлы мәктәп укучылары һәм "Гүзәл" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре барды. Аларга кыска гына вакыт эчендә байтак катлаулы мәсьәлә-биремнәр чишәргә кирәк иде. Безнең якташлар сынатмады. "Мәктәпкәчә яшьтәге балалар" категориясендә игезәк малайлар – абыйлы-энеле Азамат белән Әмир Нафыйковлар өченче урын яулады, ә Бәдртдинов Таһир гран-при иясе булды.
Бу җиңүләр, әлбәттә, тренер – башлангыч сыйныфлар укытучысы Әхатова Розалия Вәзир кызының хезмәт җимеше.
Олимпиадада катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр алды.
Зәһинә Ибәтуллина.
Читайте нас: