Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 март 2019, 16:29

“Кояшкай”да Гаилә бәйрәме үтте

Бүген Борайның 3ченче “Кояшкай” балаларбакчасының өлкәннәр төркемендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар һәм 8 март –Халыкара хатын-кызлар бәйрәмнәренә арналган Гаилә бәйрәме үтте.

Малайлар һәм кызлар әти-әниләрен, дәү әти-дәү әниләрен бәйрәмнәр белән котлап, шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биюләр биеде. Шулай ук алар бер-берсен дә бу бәйрәмнәр белән котларга онытмады. Тәрбиячеләр Гүзәл Ситдикова һәм Лилия Хөсәенова, музыка җитәкчесе Эрика Муллагалиева, тәрбияче ярдәмчесе Миләүшә Вәлиева, физкультура җитәкчесе Диларә Сәетова әзерләгән бу иртәлектәге балаларның ихласлыгы, җыр-биюләрен төгәл һәм матур итеп башкарулары әти-әниләр һәм дәү әти-дәү әниләр өчен зур, матур бүләк булды.
Читайте нас: