Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 февраль 2019, 13:45

Тырыш кыз Валерия

Күптән түгел район укучылары төрле фәннәр буенча муниципаль этапта үткәрелгән олимпиадаларда катнашып, белем дәрәҗәләре буенча көч сынашты. Югары балл җыйган җинүчеләр республика һәм төбәкара олимпиадаларда катнашу бәхетенә иреште.

Борай беренче санлы мәктәбенең 9 класс укучысы Ибаева Валерия (укытучысы Фазулова Г.Ә.) башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнүче укучылар арасында җиңүче булып, республикада үткән төбәкара олимпиадасында катнашып, район данын яклады. Ул үткән уку елында шушы ук фән буенча районда призлы урын яулаган иде. Тырыш кыз олимпиаданың өч турын да үтеп, күрсәткечләре буенча мәртәбәле комиссия тарафыннан югары бәһаланды. Аңа Башкортстан Республикасы мәгариф министрының Дипломы һәм бүләк тапшырылды.
Валерия моңа кадәр дә районда һәм республикада үткән бәйгеләрдә актив катнашып, призлы урынлар яулап килде.
Отличниклар слетында “Уку алдынгылары, олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары” номинациясендә хакимият башлыгының стипендиясенә лаек булды. Бу аның эшләренең нәтиҗәсе. Тырыш, белемгә омтылучы укучыбызга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
Рәмилә Солтанова, туган телләр методисты.

Читайте нас: