Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июнь 2018, 13:57

Зур бәйгенең кечкенә җиңүчесе

16нчы халыкара “Шәрык сылуы” музыкаль-әдәби конкурс-фестивале май азагында Казанда булып үтте. Ул Казан яшьләре һәм балалар эшләре буенча комитет, шулай ук Елена Образцова исемендәге халыкара музыка академиясе булышлыгында оештырылган иде.

Анда безнең Борай районының 5нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Арина Ишмакова катнашты һәм “Нәфис сүз” номинациясендә А. Дементьевның “Ана турындагы баллада”сын рус телендә оста итеп сөйләп, икенче дәрәҗәле Дипломга лаек булды. Өлкән төркемгә йөрүче Аринаны бу бәйгедә жюри тарафыннан югары бәя алырлык итеп тәрбиячесе Зәйтүнә Хуҗина әзерләде.

Читайте нас: