Чара әллә көннең кояшлы чагына туры килгәнгә, әллә балаларның шат авазларыннан, уйнау-көлүеннән бик күңелле һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Башта кызлар һәм малайлар белән дуслык турында әңгәмә оештырдык. Кем ул дус? Син дус була беләсеңме? Дуслык турында нинди китаплар укыганың бар? Дуслык хакында мәкальләр беләсеңме? Шундый сорауларга җавап эзләү кечкенә дусларыма бик кызык-лы булды. Аннан бер-береңә ярдәмләшкәндә, бердәм булганда гына җиңеп була торган уеннар уйнадык, дуслык турында җырлар җырладык. Ахырда балалар “Чын дус нинди була?” дигән сорауга җавап эзләде һәм һәр бала, үзе уйлаган җавапны кәгазьгә язып, үзенең уйлары белән уртаклашты. Кечкенә булсалар да, чын дус кешегә хас сыйфатларны белүләре, дөрес итеп әйтүләре аеруча күңелле булды.