Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 июнь 2018, 14:06

Лагерь янә ишекләрен ачты

Шушы көннәрдә “Танып” ял һәмсәламәтләндерү лагеренда беренче сменаны ачу тантанасы үтте.

Анда катнашкан район хакимияте, мәгариф бүлеге вәкилләре балаларга сәламәтлекләрен ныгытып, яңа дуслар табып, күңелле һәм файдалы ял итүләрен теләде. Моның өчен лагерьда бөтен шартлар да тудырылганы, тәҗрибәле персонал сайлап алынганы билгеләнде. Әйткәндәй, узган елны “Иң яхшы балаларның ял итү һәм сәламәтләндерүен оештыру” республика конкурсында “Танып” лагере өченче урын яулаган.





Читайте нас: