Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 Май 2018, 11:35

Математиканы яхшы белсәң...

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары төп фәннәрнең берсе — математикадан БДИ тапшыра.

Республикада 17,8 мең 11нче сыйныф укучысы бүген беренче “мәҗбүри” фәннән сынау тота. Алар өчен барлыгы 112 имтихан тапшыру пункты эшләячәк. Барлык пунктларда җәмәгать күзәтүчеләре һәм Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча идарә вәкилләре имтихан барышын күзәтеп торачак.

Математиканың база дәрәҗәсе буенча БДИ сәгать 10да башланып, 3 сәгать дәвам итә.

Билгеле булуынча, 11нче сыйныф укучылары ике мәҗбүри имтихан тапшырырга тиеш. Урыс теленнән һәм математиканың база дәрәҗәсеннән минималь балларны җыючылар аттестатлы булачак.

Чыгарылыш сыйныфлар киләсе имтиханны 1 июньдә профильле математика буенча тапшырачак. Бу фәннән имтихан нәтиҗәләре югары уку йортларына керүчеләр өчен кирәк.

Чыганак: http://kiziltan.ru

Читайте нас: