Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 Май 2018, 14:40

Кыңгырауның соңгы моңлы чыңлавы

Шомыртларап-ак чәчәкләрен, алмагачлар да алсу таҗларын алар үтәсе юлларга сибә кебек.

Балачак, мәктәп иленнән олы тормышка аяк басучы кызлар, егетләрнең тантаналы да, сөенечле дә, моңсу да бу көнендә бары тик матур теләкләр, изге уйлар гына килә күңелгә. Укучылар дулкынланудан бераз югалып та калган, укытучылар кичерешләрдән яшәреп киткән, әти-әниләр, кадерлеләренең үсеп җиткәненә, тиздән туган йорт ышыгыннан чыгып үз юлларын салачагына ышанмыйчарак та, аларга сөенечле, сокланулы карашларын төбәгән. Кызларның иңендәге ак алъяпкычлар җилфердәве канатланган күңелләр талпынуымы? Укучыларның соңгы кыңгырау тантанасы бу, һәр кабатлануы белән күңелләрне яшәрткән балачак, мәктәп белән хушлашу бәйрәме.

Быел Борай районы мәктәпләренең тугызынчы сыйныфларын–218, унберенче сыйныфларын 113 укучы тәмамлый. Шушы уңайдан мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныфларының соңгы кыңгырау тантаналары үтте. Мәктәп кенә түгел, бөтен җәмәгатьчелек өчен дә күркәм бәйрәмгә әверелде бу вакыйгалар. Борай беренче мәктәбенең соңгы кыңгырау тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов катнашты һәм олы тормышка аяк басачак яшьләрне, аларны тәрбияләгән педагогларны, ата-аналарны шушы вакыйга уңаеннан ихлас тәбрикләде. Чыгышында яшь буынга белем һәм тәрбия бирүнең нәтиҗәлелегенә ирешүнең һәрвакыт өстенлекле булып калачагын билгеләде. Укучыларга имтиханнарда уңышлар теләде, аларның киләчәктә Туган илебезнең лаеклы гражданнары булачагына ышаныч белдерде.

Елдан ел матур бизәкләр белән баетылып, күңелләргә уелып калырлык итеп оештырылган бу тантаналар башка мәктәпләрдә дә узды, аларда район хакимияте вәкилләре катнашты.

Читайте нас: