Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 Май 2018, 12:48

Экобокслар белән таныштык

Безнең Борай дүртенче санлы балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә игътибар зур. Балалар, ата-аналар белән берлектә төрле чаралар үтеп кенә тора.

Чираттагы ачык дәресне без куркыныч калдыкларны аерым җыюга багышладык. Нәниләрне экобокс-лар белән таныштырдык. Батарея, лампочка, градусникларның нинди хәвефле әйберләр булуы турында төшендердек һәм аларны нәкъ менә экобоксларга китереп салырга кирәклеге турында сөйләдек. Балалар үзләре дә занятиедә актив булдылар, чүпләрнең кайдан килеп чыгуы турында сорагач, бер-берсе белән узышып җавап бирделәр.

Нәниләребезне табигать дуслары, мәдәниятле, тәртипле кеше итеп тәрбияләү өчен мондый занятиеләрнең әһәмите зур. Бу юнәлештә эшчәнлекне дәвам итәчәкбез.

Л.Нагаева, Г.Бәшәрова, тәрбиячеләр.
Читайте нас: