Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 апрель 2018, 16:15

Салават – Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе

“Иң яхшы хат дәресе” ХV Бөтенрусия конкурсында икенче урын яулаган беренче санлы мәктәп укучысы Салават Әхәтовка бәйгенең бүләге тапшырылды.

Салаватның зур уңышы турында гәзитебез аша хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә Борай беренче санлы мәктәбендә җиңүчене, аның укытучысын, районда бәйгене оештыручыларны бүләкләү тантанасы узды.

Бүләкләрне Уфа кунагы – хезмәт фронты ветераны, Федераль почта элемтәсе БР буенча идарәлеге ветераннар советы рәисе Андрей Васильевич Ширяев тапшырды.

– Син шундый искиткеч хат язгансың, хәтта гаиләңә көнләшеп куярлык. Үзеңә һәм якыннарыңа уңышлар телим, – диде ветеран “Тарих төпкеленнән. Минем гаилә тарихы һәм легендалары” темасын яктырткан Салаватны бүләкләгәндә.

Уңышка ирешкән укучының укытучысы Айсылу Әхәтова, районда конкурсны оештыруда күп көч салган район мәгариф бүлеге методисты Марсилә Шәрипова, булышлык күрсәткән Борай почтамты начальнигы Эльза Шәймиева диплом һәм бүләкләргә лаек булды.

Чараның икенче өлешендә Андрей Васильевич укучылар белән батырлык дәресе үткәрде. Ул Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле вакыйгаларының берсе – Курск сугышы, совет солдатларының батырлыклары турында сөйләде.

– Бөек Ватан сугышының тере шаһиты, данлы хезмәт һәм тормыш юлы үткән ветеран белән күреп сөйләшү – олы бәхет. Безнең буын, балаларыбыз сезнең батырлыклар алдында баш ия. Без сезгә бик рәхмәтлебез, – диде очрашуда катнашкан мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәрит Хуҗин.

Күңелле һәм фәһемле чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

А.Фазлетдинова.


Читайте нас: