Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 апрель 2018, 11:59

Курчак кына димәгез

Билгеле булуынча, шушы көннәрдә “Кояшкай” балалар бакчасында “Мәктәпкә кадәр балаларга күп мәдәниятле тәрбия бирү” темасына район семинары үтте. Биредә төрле темага ачык чаралар, чыгышлар күрсәтелде.

Шулар арасында без, беренче төркем тәрбиячеләре, күрсәткән “Халык курчаклары-саклагычлар (обереги)” осталык дәресе дә булды. Мондый темага чара педагоглар өчен беренче тапкыр үткәрелде. Шулай ук мини-музей оештырылуы да аның әһәмиятен арттырды.

Борынгы Русьта курчаклар уйнау өчен генә түгел, ә кешене саклау өчен дә эшләнгән. Беренче төргәк-курчакны борынгылар күмердән эшләгәннәр һәм аның исеме “баба” булган.

Тарихчылар фикеренчә, беренче курчаклар 5 мең ел элек килеп чыккан һәм моны җитен җитештерүе белән бәйлиләр. Борынгы саклагыч курчаклар эшләү бер сихри вакыйга булып саналган. Башта хатын-кызлар юынган, чәчләрен тараган, чиста күлмәк кигән, догаларын укыган һәм яхшы кәеф белән эшкә тотынган. Мондый курчакларны Иван Купала, Масленица, Покрау (Покров) кебек рус бәйрәмнәренә әзерләгәннәр. Аларны туйда, туган көннәрдә, гаиләдә бәби туганда, хәтта терелсен өчен сырхау кешегә бүләк иткәннәр.

Халык курчагының йөзе булмаган. Борынгылар күзләре булса, аңа кара көчләр керергә мөмкин дип уйлаганнар. Курчакны эшләгәндә кызыл төсне күп кулланганнар, чөнки ул сихырлардан саклаучы төс булып саналган. Халык курчакларын әзерләү гореф-гадәте хәзерге тормышта да сакланып калган.

Мини-музейда тәрбиячеләр куллары белән эшләнгән саклагыч курчаклар тәкъдим ителде. Осталык дәресендә 20дән артык курчак күрсәтелеп, аларның үзенчәлекләре аңлатылды. Килгән кунаклар үзләре дә курчак эшләп карады. Алар әлеге чарадан бик канәгать булып, һөнәри эшчәнлектә куллану өчен күп файдалы мәгълүмат алуларын билгеләде.

И.Сафина, З.Яхина, “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре.


Читайте нас: