Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 апрель 2018, 17:48

“Кояшкай”да яз бәйрәме

Мартның соңгы көннәре “Кояшкай” балалар бакчасы өчен кызыклы һәм файдалы мәшәкатьләргә бай булды. Биредә тәрбиячеләр тарафыннан әзерләнгән һәм тәкъдим ителгән дәресләр һәм чаралар “ФГОС кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны полимәдәниятле тәрбияләү” темасы буенча киң күләмле район семинары булып узды.

Урта төркемдәге тәрбияче Г. Ситдикова, сабыйларны чуваш халык сәнгате нигезләре белән таныштырып, үзенчәлекле “Масмак” рәсем дәресе үткәрде. Өлкән төркем тәрбиячеләре Л. Зәйдуллина һәм А. Әминева җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр гаилә асылларын чагылдыручы, ата-ана һәм баланың бәйләнешен ныгытучы “Гаилә кыйммәтләре” дип аталган кич утыру күренешен тәкъдим итте. Кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре И. Сафина һәм З. Яхина “Халыкның саклаучы-курчаклары” темасы буенча мастер-класс күрсәтте. Бу дәресләрнең методик яктан файдалы булуын семинарга килүчеләр уңай бәяләп үтте. Мини-музей экспонатлары да бу дәрес-тамашаларның эстетик дәвамы булып торды.

Республикабызда бердәм яшәгән милләтләр дуслыгына дан җырлаучы “Дуслык фестивале” чарасы күләмле булып, милли төркемнәрне берләштереп, балаларның актив катнашлыгы белән тасвирланды. Кечкенәдән һәр милләткә карата җылы хисләр, туганлык мөгамәләсен тоеп, аңлап үсә биредә тәрбияләнүчеләр. Өлкән тәрбияче Г. Тимергалеева, мәктәпкәчә әзерлек төркеме тәрбиячеләре М. Галиева, Г. Хәкимова, логопед-укытучы Р. Дүсмәтова бу чараны милли бизәкләргә төреп, һәр телдә яңгыраган җыр һәм шигырьләр, оста башкарылган биюләр белән баетып үткәрде.

“Кояшкай”га килеп, район семинарында катнашкан район хакимияте башлыгы урынбасары Н. Хаматдинов, мәгариф бүлеге начальнигы Ф. Хуҗин күрсәтелгән дәрес һәм чараларга карата үзләренең фикерләрен белдерде. Сәләтле балалар тәрбияләүче коллективка рәхмәтләрен дә бердәм җиткерде.


М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: