Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 апрель 2018, 12:39

“Ел укытучысы–2018” конкурсында – безнекеләр

Педагогларның традицион бәйгесендә безнең район укытучылары һәр елны үзләренең чын һөнәр осталары икәнлеген исбатлап килә. “Ел укытучысы-2018” республика конкурсында Борай беренче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Альбина Мортазина район данын яклады. Чалкак мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Инзилә Фәизова “Елның яшь укытучысы–2018” конкурсында көчен сынады. Борай гимназиясе укытучысы Зилә Вәлиәхмәтова “Рус теле һәм әдәбияты ел укытучысы–2018” конкурсында осталыгын күрсәтте.

“Башкорт теле һәм әдәбияты–2018” региональара конкурсында Борай өченче мәктәбе укытучысы Айгөл Камаева “Педагогик осталык” номинациясендә җиңүче булды. Ул, Нефтекама педагогия колледжын тәмамлап, ун ел элек Борай районында башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт юлын башлый, читтән торып Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясендә белем ала.

–Конкурс минем өчен уңышлы булды. Уфаның 108нче мәктәбендә ачык дәрес күрсәттем. “Халык һәм тел мәңгелек” дигән эссе яздым. “Башкорт теле һәм әдәбияты дәресләрендә игътибарлылыкны үстерү” темасына осталык дәресе күрсәттем Һәм проект эшендә катнаштым,–дип тәэссоратлары белән уртаклаша ул.

Борай гимназиясе укытучысы Әлфия Әсләмованың “Татар теле һәм әдәбияты–2018” конкурсында лауреат исемен яулавы район педагогларының һөнәри җиңүләренең дәвамы булып тора. Башкорт дәүләт университетын тәмамлап, ул бишенче ел балаларга белем бирә.

–Конкурс алты этаптан торды. Иң элек укытучының шәхси сайты бәяләнде, аннан Уфаның 65нче татар гимназиясендә 5 класста “Роберт Миңнуллин–балалар язучысы” дигән темага дәрес күрсәттем. Шагыйрьнең Уфа укучыларына җибәргән видеосәламен жюри дәреснең кульминациясе дип бәяләде. “Гаилә күрке укучыларымда чагыла” дигән эсседа мин мәктәп, укытучы, укучы, ата-аналарның бер гаилә булуын исбатладым. Тел һәм әдәбият дәресендә һәм сыйныфтан тыш эшчәнлектә дистанцион булышлыкның берничә юнәлешендә эш алып бару, фокус-төркемнәргә шушы эшнең юнәлешен булдырырга өйрәтүгә нигезләнгән осталык дәресем дә уңышлы чыкты. Нефтекама, Бүздәк, Уфадан килгән конкурсантлар белән “Рус телле мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятыннан дистанцион курслар” дигән педагогик проект өстендә эшләп, жюри алдында уңышлы якладык. Дулкынландыргыч мизгел–финалга чыгучы биш укытучы игълан ителде, мин дә алар арасында идем. БР Мәгариф министры урынбасары Альмира Ганиева финалга чыккан 20 педагог белән алып барган “Киләчәк мәктәбе–проектлар мәктәбе” дигән кызыклы әңгәмәсендә үз фикерләремне җиткердем,–дип конкурс сынауларын күз алдыннан үткәрде Әлфия Әсләмова.

Конкурсларда катнашу, укытучыларның сәләтен, иҗади осталыгын күрсәтү белән бергә, тәҗрибә тупларга ярдәм итә, киләчәккә дәрт, илһам бирә.

Р.Солтанова, мәгариф бүлеге методисты.


Читайте нас: