Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 апрель 2018, 19:11

Белеме белән көчле

23-24 мартта Уфада Башкортстан тарихы һәм мәдәнияты буенча олимпиада узды. Анда 150гә якын укучы катнашты. Шулар арасында Каенлык мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Хаматнурова Әлфия белән 8нче сыйныф укучысы Шакирова Әдилә дә бар иде.

Ике көн барган бу бәйгедә укучылар тест һәм викторина сорауларына җавап бирде, иллюстрация белән эшләде һәм эссе язды.

Олимпиадада катнашучылар өчен мәдәни чаралар да оештырылган иде. Алар Булат Йосыповның “Бабич” киносын карады һәм төп геройларны уйнаган актерлар белән очрашты. Шунысы сөенечле: әлеге мәртәбәле бәйгенең җиңүчесе булып район данын яклаган Әдилә Шакирова танылды. Бу зур казанышта, әлбәттә, укытучы Нәсимә Сәетгалиеваның да өлеше зур.

Сәләтле укучы, рус, татар һәм инглиз телләре буенча район һәм республика күләмендә үткәрелгән фәнни-конференцияләрдә чыгыш ясап, олимпиаларда катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга, грамоталарга ия булды. Телләрне үзләштерү аңа аеруча җиңел бирелә. Ул һәрвакыт үз-үзенә таләпчән, ”5” билгеләренә генә укый.

Әдилә туган җиребезнең күренекле шәхесләренең тормыш юллары, иҗатлары белән бик кызыксына.Сәнгатьле уку бәйгеләрендә төрле шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйли, иншалар яза. Ул җырлый да, бии дә, пианинода да уйный. Мәктәптәге барлык чараларны алып баручы да ул.

Әфарин, Әдилә, яңадан-яңа уңышлар, үрләр яуларга язсын сиңа!

Р.Солтанова, мәгариф бүлегенең туган телләр буенча методисты.
Читайте нас: