Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 март 2018, 11:53

Киләчәк буынны тәрбияләү – безнең кулда

2012 елда Балалар иҗат йортында педагог Раил Хаҗиев җитәкчелегендә “Яшь янгын сүндерүче” берләшмәсе булдырыла. Бу – кешенең тормыш хәвефсезлегендә яңа һәм перспективалы юнәлеш.

Берләшмә эшчәнлеге, өстәмә белем бирү оешмасының еллык укыту-тәрбия планына ярашлы, модельле типлаштырылган программа буенча оештырыла. Занятиеләр тирәнтен уйланылып, эчтәлекле планлаштырылып үткәрелә һәм һәр укучы укытучының күз уңында. Укучылар практик эшчәнлектә һәм тормышта кирәк булган файдалы белем ала һәм күнекмәләр үзләштерә. Яшь янгын сүндерүчеләр гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне ничек тотарга, беренчел медицина ярдәме күрсәтергә, янгын сүндерү чаралары белән эш итәргә һ.б. өйрәнә. Занятиеләрнең тәрбияви роле дә зур. Балаларда иптәшлек, бер-береңә ярдәм итү, булышлык күрсәтү, үз-үзеңне тота белү, авыр хәлләрне җиңә белү омтылышы, гражданлык җаваплылыгы, коллективта эш итә белү кебек сыйфатлар тәрбияләнә.

Яшь янгын сүндерүчеләр районда үткән төрле чараларда күрсәтмә чыгышлары белән катнаша, янгын хәвефсезлегенә багышланган профилактик акцияләр уздыра.

Ел саен берләшмә җитәкчесе 72нче санлы янгын-коткару часте белән берлектә мәктәп укучылары арасында районара “Хәвефсезлек мәктәбе” бәйгесен үткәрә. Аның тәрбияләнүчеләре белән ярышның республика этабында катнашып, призлы урыннар яулый.


Читайте нас: