Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 февраль 2018, 13:35

Ата-аналар да имтихан тапшырды

Узган атнада “Ата-аналар тарафыннан БДИ бирү көне” Бөтенрусия акциясе кысаларында имтихан бирү пункты – Борай өченче санлы мәктәбендә эшлекле уен оештырылды. Ул ата-аналарны Бердәм дәүләт имтиханы барышы тәртибе белән якыннан таныштыру максатыннан уздырылды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары өчен БДИ тапшыру шартлары чынбарлыкка максималь якын итеп тудырылды. Алар теркәү процедурасы, металл эзләгеч аша имтихан тапшырылачак кабинетларга үтте, имтихан җавапларын яза торган махсус бланклар тутырды. Ахырда акцияне оештыручылар ата-аналарга БДИ бирү тәртипләре турында җентекләп сөйләде, белешмәлекләр таратты.

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру тәртибенә ел саен үзгәрешләр, яңалыклар кертелеп тора. Быел дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп яңалыгы — барлык БДИ тапшыру пунктларының да аудиторияләрдә контроль үлчәү эшләрен бастыру технологиясенә күчүе. БДИда катнашучы бер укучыга тулы комплектны басу 20-30 секунд вакытны алачак. Сыйныфтагы 15 укучыга уртача алганда 10-12 минут эчендә тулы комплектны басарга мөмкин булачак.

Имтиханнар тапшыру – чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, ата-аналар өчен дә зур сынау.

А.Фазлетдинова.


Читайте нас: