Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 февраль 2018, 13:50

Казаннан – җиңү белән!

3-6 февраль көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Анда Русиянең 20 субъектыннан 100дән артык укучы катнашты. Шулар арасында Каенлык мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Луиза Мөфтиева да бар иде.

Өч көн барган көчергәнешле бәйгедә укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан тест һәм викторина сорауларына җавап бирде, инша язды. Белемнәрен сынау белән беррәттән, иҗади турда да көч сынашты. Бу бәйгедә алар якташыбыз, шагыйрь Роберт Миңнуллинның шигырен яттан сәнгатьле итеп сөйләде.

Олимпиадада катнашучылар өчен мәдәни чаралар да оештырылган иде. Алар Казанның күренекле урыннары белән танышты, язучылар, галимнәр, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре белән очрашты, Кәрим Тинчурин театрында «Төш» спектаклен карады.

Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада җиңүчеләрне котлау тантанасы Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортында узды. Чарада ТРның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, шагыйрь Роберт Миңнуллин катнашып, укучыларга һәм аларның остазларына уңышлар теләде.

Шунысы иң сөенечле: әлеге мәртәбәле бәйгенең җиңүчеләре арасында республика, район данын яклаган Луиза Мөфтиева да булды. Ул татар теле буенча төбәкара олимпиадасы җиңүчесе дип танылды. Бу зур казанышта, әлбәттә, укытучы Зөлфирә Шакированың да өлеше бар. Аның укучылары төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә еш катнаша һәм призлы урыннар яулый. Педагог мондый мәртәбәле чараларда катнашуда зур булышлык күрсәткән район мәгариф бүлегенә һәм туган телләр буенча методист Рәмилә Солтановага, кызның ата-аналарына рәхмәтле.

Луиза, бу дәрәҗәле конкурста җиңү белән беррәттән, апрель аенда үтәчәк халыкара олимпиадада катнашу хокукына да ия булды. Әфарин, Луиза, яңадан-яңа уңышлар, үрләр яуларга язсын сиңа!


А.Фазлетдинова.


Читайте нас: