Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 гыйнвар 2018, 18:05

“Сәлам, сәламәтлек!”

Күптән түгел беренче санлы балалар бакчасының уртанчы төркемендә шушы исем астында Гаилә елына багышланган спорт һәм күңел ачу чарасы үтте.

Ул гаиләне физик культура һәм спортка җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында уздырылды. Чарада Билаловлар, Талиповлар һәм Нургалиевлар гаиләләре катнашты. Ата-аналар, балалары белән бергә җитезлек, өлгерлек, кыюлык, үҗәтлек таләп иткән уеннарда ярышып, лаеклы чыгыш ясады. Баллар исәпләнгәч, Билаловлар җиңүче дип билгеләнде. Спорт бәйрәме барышында шулай ук күмәк гимнастика ясау да үткәрелде.


Тәрбиячеләр И.Сәмигуллина, Л.Шакирова.


Читайте нас: