Сәяхәт программасының иң зур өлеше “Русия – минем тарих” дип аталган тарихи паркны карау иде. ВДНХның зур павильонында урнашкан күргәзмәне заманча музей дияргә мөмкин. Ул, беренче чиратта, гаджетлар яраткан яшь буынга йөз тотып эшләнгән. Зур бинаның эчендәге заллар берничә дистә. Без “Рюриковичлар”, “Романовлар”, “ХХ гасыр. Бөек тетрәнүләрдән Бөек Җиңүгә.1918-1945” һәм “1945-2016” экспозицияләре белән таныштык. Күргәзмә үзенчәлекле, биредә экспонатларны карамыйсың, ә алар турында укыйсың, бу мультимедия күргәзмәсе. Барлык залларда да зур сенсорлы экраннар урнаштырылган, аларда бу залда чагылдырылган төп тарихи вакыйгаларга кыскача аңлатма бирелә. Стеналарда интерактив режимда теге яки бу тарихи чорның мөһим вакыйгалары чагылдырыла. Аннан сенсорлы мониторлар ярдәмендә ниндидер вакыйга яки бу чорның билгеле шәхесләре турында мәгълүмат алырга мөмкин. Шулай ук бу чорда илнең халкы, территориясе, шәһәрләре, һөнәрләр турында языла. Стеналардагы плакатларда билгеле шәхесләрнең фикерләре, цитаталар озата бара.
Кызыклы фактлар язылган стендлар да игътибарны җәлеп итте. Мәсәлән, “Бабки” уенында ыргыту өчен терлек сөякләре кулланылган, соңынан ул “Городки” дип атала башлаган. Гөслә Русьта дәвалаучы музыкаль инструмент дип исәпләнгән. Бу китап башта буш иде, аннан проектор ярдәмендә аның битләреннән тарихтагы бөек кешеләр хакында язмалар укыдык. Интерактив тест үтеп, үзеңнең белемеңне сынау мөмкинлеге дә бар. Һәр залда кинотеатр урын алган, анда унбиш минут саен нинди дә булса тематик фильм күрсәтелә. Балалар шулай ук сугыш чоры җырларын тыңлады, үзләре дә кушылып җырлады. Күргәзмә ни өчен Тарихи парк дип аталуын да аңладык. Илебез тарихына багышланган күргәзмәнең озын заллары паркны хәтерләтә, үзеңне аллеялар буйлап йөргән кебек тоясың. Ярымкараңгы заллардагы яктыртылган экспонатлар карарга уңайлы, хәтта әкияти атмосфера тудыра.
Йөреп арыган балалар зур йомшак мендәр-креслолар куелган залда ял итеп алды. Биредә проектор, планетарийдагы кебек, түшәмгә юнәлтелгән һәм күкне, йолдызларны, храм түбәсен күрсәтә. Күргәзмә бик ошады, һәрнәрсә матур итеп, югары технологияләргә нигезләнеп, бер стильдә эшләнгән. Балалар, вак кына детальләргә игътибар итеп, һәр проекция янында озак тукталып торды. Күп яңалыклар ачтылар, күргәзмәгә куелганга өстәмә рәвештә, үзләре белгән нәрсәләрне дә искә төшерделәр. Тарихи парк ата-балаларыбыз үткәне турында сөйләве, тарихка мәхәббәт уятуы белән тәрбияви әһәмияткә ия.
Р.Камалова, класс җитәкчесе, Борай беренче мәктәбе.