Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар 2018, 18:40

Күңелләрдә озак сакланыр

Җомга көнне район мәдәният йортында узган отличникларның XI муниципаль слетында район хакимияте башлыгының стипендиясенә сертификатлар тапшыру тантанасы үтте.

– Отличник булу – гаять зур энергия таләп иткән авыр хезмәт, ләкин күп вакытыгызны укуга багышлап, сез, һичшиксез, зур отышта каласыз. Белем ачкычларыгыз белән теләгән уку йортының ишеген ачып керәчәксез, – диде район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов, балаларга мөрәҗәгать итеп.

Яшь талантларны ачу, илнең интеллектуаль элитасын саклауга һәм арттыруга дәүләт тарафыннан зур игътибар бирелә. Безнең районда да балаларның төпле белем алуы, ял итүе, шәхес буларак үсеше өчен барлык шартлар да тудырыла. Шушы җәһәттән шулай ук “Сәләтле балалар” муниципаль программасы тормышка ашырыла. Аның чикләрендә 20 фән буенча олимпиадалар үтте, аларда 632 укучы катнашты. Каенлык мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Луиза Мөфтиева татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында җиңү яулады. Район җитәкчесе, төбәк олимпиадалары әле дәвам итүен билгеләп, җиңүчеләр һәм призерлар саны артуына өмет белдерде.

Муниципаль район хакимияте башлыгы стипендиясе традиция буенча өч номинациядә тапшырылды. Борай гимназиясеннән Искәндәр Исламов, Каенлык мәктәбеннән Луиза Мөфтиева, Чалкак мәктәбеннән Илнар Нигамәтҗанов – “Уку алдынгылары, олимпиадалар җиңүчеләре һәм призерлары”, Борай гимназиясеннән Айнур Әхияров, Борай өченче санлы мәктәбеннән Эльвина Галләмова, Борай беренче санлы мәктәбеннән Жасур Янбаев – “Спортчылар”, Борай өченче санлы мәктәбеннән Динар Гыйльфанов, Борай гимназиясеннән Наилә Нуртдинова, Каенлык мәктәбеннән Эльвира Сәетгалиева “Үзешчән сәнгать конкурслары дипломантлары һәм призерлары” номинацияләрендә әлеге бүләккә лаек булды.

– Бүгенге көндә белем – иң зур байлык, яхшы уку киләчәк һөнәрнең һәм шәхси үсешнең нигезе дә. Төпле белемле булу тормыш буйлап ныклы атларга һәм лаеклы хезмәт итәргә мөмкинлек бирә, – диде үз чыгышында район мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин. 2017 елда мәктәп тәмамлаган укучыларының 81е (73,6 процент) – югары уку йортларына, 29ы (26, 3 процент) урта махсус уку йортларына керүе шуны дәлилли.

Узган уку елында 306 бала тик “бишле” билгеләренә өлгергән, 28 укучы “Укудагы аерым уңышлары өчен” медаленә ия булган. Район мәктәпләрендә әле 179 отличник белем ала.

Фән олимпиадаларының район этабында җиңүчеләргә Дипломнар тапшырылды. Мәктәп тормышында актив катнашкан, быел 11нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар Рәхмәт хатларына лаек булды.

Чыгарылыш сыйныф укучысы Илнара Шәмсетдинова (гимназия), Борай беренче санлы мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә БДУның роман-герман филологиясе факультетының 1 курс талибәсе Мәрьям Усаева, мәктәп елларын күзаллап, педагогларга ихлас рәхмәтләрен җиткереп, бик фәһемле чыгыш ясады.

Почет китабында теләкләр язып калдыру хокукы фән олимпиадаларының республика этабы призерлары һәм катнашучыларга, 11нче сыйныф укучыларына бирелде. Китапны Каенлык мәктәбе укучысы Регина Әхтәриевага тапшырдылар. Бишенче сыйныфларда белем алган уку алдынгыларының, тантаналы рәвештә ант биреп, отличниклар сафына кабул ителүе слетның тагын бер истәлекле мизгеле булды.

Өченче санлы мәктәп укучылары, “Жасмин”, “Йолдызлык” бию коллективлары, “Энҗекәйләр” вокаль ансамбле солистлары, Зарина Хәсәнованың чыгышлары чарага тагы да ямь өстәде.

А.Фазлетдинова.


Читайте нас: