Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 гыйнвар 2018, 14:15

Укытучы – горур яңгырый!

Шушы көннәрдә Борай өченче санлы урта мәктәбенең актлар залында “Ел укытучысы-2018” республика бәйгесенең муниципаль этабының финалы үтте. Ул чара чикләрендә “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2018”, “Рус теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2018”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2018”, “Яшь укытучы-2018” конкурслары да оештырылды. Быелгы елда бу мәртәбәле бәйгедә барлыгы 19 педагог үзенең көчен сынады, һөнәри осталыгын күрсәтте, тәҗрибәсен өләште. Алар һәркайсысы башка бер мәктәпнең сыйныфында ачык дәресләр күрсәтте, “Интернет-ресурс” бәйгесендә катнашты, “Мин – укытучы!” дип аталган эссе язды. Шулардан чыгып, финалга 10 укытучы үтте.

Район мәгариф бүлегенең методик кабинет мөдире Мәрсилә Шәрипова алып баруындагы чара узган елгы район һәм, шулай ук, республика “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2017” җиңүчесе, Русия күләмендә Мәскәүдә уздырылган “Ел укытучысы-2017” бәйгесендә “Укытучы-мастер” номинацияседә җиңү яулаган гимназия укытучысы Ләйсән Муллагалиеваның кыңгырау шылтыратуыннан башланып китте. Ярышта катнашучы финалист-укытучылар өчен гүя осталыкларын күрсәтү “дәрес”енә чакыру яңгырады. Кемнәр соң алар финалистлар – үз эшләренең мастерлары? Рус теле һәм әдәбияты укытучылары З.Асылаева (Шабай мәктәбе) һәм З.Вәлиәхмәтова (гимназия), башлангыч класслар укытучылары Р.Рәхимова (гимназия), Р.Зиннурова (Иске Бикмәт), А.Мидатова (Зур Бадрак), А.Мортазина (беренче мәктәп), И.Фәезова (Чалкак), химия укытучысы Г.Галина һәм башкорт теле укытучысы А.Камаева (өченче мәктәп), татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Әсләмова (гимназия). Шушы укытучылар мәртәбәле жюри алдында үзләренең визит карточкасы белән чыгыш ясады, мастер-класс күрсәтте, “Белем бирү сәясмәннәре” дип аталган “түгәрәк өстәл”дә катнашты.

Әлбәттә, иң-иң осталары бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары исеменә лаек булды. Иң югары бәягә – “Ел укытучысы-2018” исеменә Борай беренче санлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Альбина Вәгыйзь кызы Мортазина лаек дип табылды. Гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рита Ринат кызы Рәхимова һәм өченче санлы урта мәктәпнең химия укытучысы Гөлназ Хәмәдия кызы Галина призерлар дип билгеләнде. Башлангыч сыйныфлар укытучылары Айгөл Вазих кызы Мидатова һәм Рания Рәзиф кызы Зиннурова исә “Педагогик осталык” номинациясендә җиңүче булды.

“Рус теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2018” исеменә гимназиядән Зилә Мәүлетдин кызы Вәлиәхмәтова лаек булса, Зөхрә Зарип кызы Асылаева призер булып билгеләнде.

“Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2018” исеменә өченче мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Хәсән кызы Камаева һәм “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2018” титулына гимназиядән Әлфия Ринат кызы Әсләмовалар лаек булды. Чалкак мәктәбеннән Инзилә Илфир кызы Фәизова исә “Яшь укытучы-2018” конкурсы җиңүчесе дип табылды.

Җиңүчеләрне район мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин котлады һәм мәгариф бүлегенең мактау грамоталарын һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Шулай ук бәйгенең барлык катнашучыларына һәм иң югары исемнәренә лаек булучыларга халык мәгарифе хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Ралис Камилҗанов та бүләкләр тапшырды, һөнәри осталыкта аларга тиңнәр булмавын билгеләде, алдагы эшләрендә дә уңышлар теләде. Чарада катнашучыларга Балалар иҗат йортының Илмира Әмирова җитәкчелегендәге вокаль түгәрәгендә шөгыльләнүче кызлар музыкаль күчтәнәчләрен өләште.

Конкурсның муниципаль этабы тәмам. Әмма җиңүче биш укытучыны алда республика күләмендәге зур ярыш-сынау көтә. Алар озакламый Уфада узачак “Ел укытучысы-2018” республика конкурсында район данын яклаячак. Уңышлар һәм янә дә җиңүләр телик аларга.

В. Арсланова.
Читайте нас: