Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 гыйнвар 2018, 14:23

Сәхнәдә – яшь талантлар

Узган атнада район мәдәният йортында мәгариф бүлеге ярдәмендә Балалар иҗаты йорты тарафыннан оештырылган сәләтле балаларның “Барысын да гаҗәпләндер” дип аталган фестиваль-конкурсның йомгаклау концерты узды. Бу көнне тамашачыларга сайлап алу турларында иң яхшы дип табылган 30дан артык чыгыш тәкъдим ителде. Район мәктәпләре һәм балалар бакчаларыннан яшь артистлар сәнгатьнең төрле жанрларында үз осталыкларын күрсәтте.

Конкурс концерты бишенче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең дәртле биюе белән ачылды. Алар үзләренең башка чыгышлары белән дә тамашачыларның күңелен яулады. Бигрәк тә Айвар Хәйдәров, дүрт кенә яшьтә булуына карамастан, математикага сәләте белән таң калдырды. Беренче, өченче, дүртенче санлы, Зур Бадрак авылы балалар бакчаларының яшь сәләтләре дә бик матур чыгыш ясады.

Чарада мәктәп укучылары арасында төрле талант ияләре күп булуы исбатланды. Район үзәге һәм Зур Бадрак, Каенлык, Яңа Тазлар, Таңатар, Шабай мәктәпләрендә белем алучы балалар җыр-биюгә, нәфис сүзгә маһирлыгын, музыка коралларында уйнау осталыкларын күрсәтте.

Барлык чыгышлардан соң район мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин әлеге чараның телевидение аша үткән конкурслардан һич ким булмавын билгеләп, аны оештыручыларга, балаларны конкурска әзерләгән педагогларга, ата-аналарга рәхмәтләрен белдереп, барлык катнашучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.

Бөтен катнашучылар конкурсның медале һәм татлы призлар белән бүләкләнде.

А.Фазлетдинова.
Читайте нас: