Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 гыйнвар 2018, 18:43

Тәрбия бирү кече яшьтән башлана

Узган елның октябрь ахырында өч турдан торган “Башкортстан Республикасының мәктәпкәчә тәрбия бирү ел педагогы – 2017” конкурсы старт алган иде. 31 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр конкурсның “Интернет-ресурс” туры үтте. Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә эшләгән 57 педагогик хезмәткәр һөнәри осталыкта көч сынашырга теләк белдерде. Аларның 16сы – шәһәр, 41е районнардагы мәктәпкәчә тәрбия оешмаларында хезмәт сала, катнашучыларның 30ы тәрбияче, 6сы өлкән тәрбияче, 6сы физкультура буенча инструктор, 15е музыка җитәкчесе булып эшли. Борай районы данын өченче санлы “Кояшкай” балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе, “Ел тәрбиячесе–2017” район конкурсы җиңүчесе Елена Гыйбадуллина яклады.

14-24 ноябрь көннәрендә Уфа шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында бәйгенең “Балалар белән педагогик чара. Үзанализ” дип аталган икенче туры үтте. Әлеге бәйгеләрдән соң педагоглар 29 ноябрьдә БР Мәгарифне үстерү институтының Актлар залына “Башкортстан Республикасының мәктәпкәчә тәрбия бирү ел педагогы – 2017” конкурсын ачу тантанасына җыелды. Аларны БР Мәгариф министры Гөлназ Шафикова, Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы рәисе Светлана Пронина сәламләде. Шушы көнне бәйгенең өченче турында конкурсантлар осталык классы элементлары белән “Мәктәпкәчә белем бирүне үстерүнең яңа векторлары” дигән темага чыгыш ясады. Бу бәйгедә мәктәпкәчә тәрбияне үстерүнең заманча тенденцияләрен чагылдыру бурычы куелган иде.

Икенче көнне институт базасында бәйгенең өченче туры – осталык классы форматында мәктәпкәчә тәрбия эшчәнлегендә Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен тормышка ашыруга юнәлтелгән инновацион технологияләр тәкъдим ителде. Чыгышлар эчтәлегенең тирәнлеге һәм оригинальлеге, яңалык һәм нәтиҗәлелек, методик һәм практик кыйммәткә ия булу, эш тәҗрибәңне күрсәтү, гомум мәдәниятлелек, аралашу дәрәҗәсе “Осталык классы” конкурсында төп критерийлар итеп куелды.

Компетентлы жюри алты конкурсант белән бергә Елена Гыйбадуллинаның да чыгышын иң кызыклы һәм фәһемле дип бәяләде. Елена Андреевна үз эшендә кулланылган иң нәтиҗәле элементларны һәм методик алымнарны күрсәтте. Әлеге бәйге яңа педагогик күнекмәләр һәм белемнәрне үстерүгә этәргеч булды, коллегалар белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирде.

Г.Тимергалиева,

“Кояшкай” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.
Читайте нас: