Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 декабрь 2017, 12:21

Бакчада – югары интеллектка омтылыш

Сәләтле балалар. Кемнәр алар? Моны балада ничек күреп калырга һәм арттырырга? Мондый бала педагог өчен бүләкме, әллә проблемамы?

ган елның сентябрендә безнең 5нче санлы балалар бакчасының урта төркемендә “Сәләтле бала” проекты старт алды һәм шуңа ярашлы уңышлы эшләп киләбез. Тәрбияләнүчеләребез мәктәпкә киткәнче бу проектның аналитик, әзерләүче, диагностик, оештыручы, йомгаклаучы этапларын үтәчәк. Тәүге этапта тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның фикерләре исәпкә алынып, төрле мәгълүматны кулланганнан соң педагог-психолог яки тәрбияченең диагностик тестлар үткәрүе мөһим. Шул нәтиҗәләрдән чыгып, баланың нәрсәгә сәләтле икәнен ачык-лагач, түгәрәк эшләре оештырыла башлый. Төркемчәләр белән эшләү атнасына бер тапкыр була. 15-25 минут интеллектны үстерүче уеннар, музыка һәм көннең икенче өлешендә яки төп шөгыльләрдән соң тәрбияләнүче сәләтле балалар белән эшләү дәвам итеп, спорт уеннары оештырыла. Безнең балалар бакчасындагы өлкән төркемнәр “Знайка” түгәрәгендә яратып шөгыльләнә. Аның максаты – акыл һәм фикерләүне үстерүче уеннар ярдәмендә баланың интеллектын арттыру. Ул – билгеле психолог Ирина Рогожкинаның системасы. Шуңа таянып, математика буенча түгәрәкләрдә логик фикерләүне киңәйтү өстендә ныклы эшлибез. Сөйләм, зирәклекне, игътибарлылыкны арттыру, логик фикерләү һәм юморны тоя белү өстендә эшләп, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән мөгамәлә тотарга һәм алар белән сөйләшү осталыгына да өйрәтәбез. Иҗади аңны үстерү дә – безнең бурычыбыз. Игътибарлы булып, чагыштыру сәләтен арттыру, предметларны төсе, буе, иңе, калынлыгы белән аера белү мәктәпкәчә яшьтәге баланың математик фикерләү тирәнлеген ныгыта. Математик уеннар уйнап, без баланың иҗади һәм акыл сәләтен үстерәбез, хәл һәм образларны күз алдына китереп, аларның фаразлый белү осталыгы да көннән-көн артачак. Шул рәвешле эшләвебезнең нәтиҗәләре озак көттермәс – сәләтле балалар үстерә алырбыз дип ышанам һәм, тәрбияче буларак, моңа минем иманым камил.

Г. Исламова,

тәрбияче.


Читайте нас: