Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 ноябрь 2017, 17:45

Математика фәне буенча эшлекле очрашу

Күптән түгел Борай гимназиясендә математика фәне буенча муниципаль ачык турнир булып узды. Гимназиянең шушы фән укытучылары Л. Әхмәтҗанова, Э. Садыйкова, И. Ситдыйкова, И. Махиянова, Э. Имамова, Р. Гыймалтдинова турнирны “Домино” форматында әзерләп, кызыктыргыч һәм фәһемле итеп оештырды.

Районның 9 мәктәбеннән 40 команда катнашып, бәйгеләрдә һәрберсе математика буенча тирән белемнәрен күрсәтә алды. Кече ( 5-6 кл.), урта (7-8 кл.) һәм өлкән (9-10 кл.) лигалардагы ярышлар “үтәкүренмәле” булып, баллар шунда ук экранда күрсәтелеп барды. Укучылар уен-бәйге белән мәшгуль булган вакытта районның математика укытучылары өчен “Имтиханнарга әзерләнгәндә укучыларның фикерләү үзенчәлекләренә игътибар” темасы буенча семинар да эшләде. Бу чараларда катнашкан укучылар һәм укытучыларның барысы да сертификатка лаек булды. Яңа Тазлардан “УНМ”, икенче гимназиянең “Квадрат” һәм “Умница” командалары җиңүчеләр дип табылды. Аларга 1нче, 2нче, 3нче дәрәҗәле дипломнар тапшырылды. Мондый бәйге укучыларның математикага карата белемнәрен ачыкласа, шушы тәртиптә үтә торган ярышлар буенча киләчәккә тәҗрибә туплап, кунаклар канәгать булып таралышты. Гимназиянең төгәл фәннәр буенча шушындый күләмле чара оештыруын үзенең чыгышында мәгариф бүлеге начальнигы Ф. Хуҗин уңай бәяләде. Ул укучыларга фән нигезләрен яулаганда ныкышмалылык һәм тырышлык теләде. Гимназия директоры А. Усаев математика фәне буенча белемнәрен күрсәтергә килгән һәр мәктәп укучысын барысы исеменнән дә сәламләде. Яхшы нәтиҗәләр өчен укучының көн саен барган көчергәнешле хезмәте киләчәк бәйгеләрдә һәм имтиханнарда җиңеллек бирәсен дә ассызыклап узды. Гимназия укучылары килгән кунакларга матур концерт номерлары күрсәтте. Ахырда эш барышында төшкән фото һәм видео тәкъдим ителде.

И.Ситдыйкова, гимназиянең математика укытучысы.


Читайте нас: