Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 октябрь 2017, 11:47

Сабыйларга янгын куркынычсызлыгы турында

Балаларга янгын хәвеф-сезлеге турында кечкенә чактан ук төшендерү бик мөһим. Моңа ата-аналар һәм балалар бакчаларында тәрбиячеләр тарафыннан да зур игътибар бүленергә тиеш.

Шырпы белән уйнауның нәрсә белән янавын аңлату, бигрәк тә янгын чыга калса нишләргә кирәклеге турында төшендерү мөһим. Болар турында, әлбәттә, һәр ата-ана баласына сөйләп, аңлатып тора. Балалар бакчасында да бу темага зур әһәмият бирелә. Без нәниләргә аларга таныш телдә, уен формасында бу хакыйкатьләрне төшендерергә тырышабыз. Янгын куркынычсызлыгына багышланган әңгәмәләр оештырыла, төрле әкиятләр, хикәяләр укыйбыз. Үзләре катнашлыгында кечкенә спектакльләр, сәхнәләштерелгән күренешләр балалар күңеленә бигрәк тә нык тәэсир итә. Алардан соң күренешне тикшерәбез, хәвефсезлеккә бәйле ситуацияләрне анализлыйбыз.

Күптән түгел безнең бишенче балалар бакчасының “Смешарики” төркеменә хәвефсезлек турында занятиегә янгын сүндерүче Денис Даутовны чакырдык. Ул балаларга янгын куркынычсызлыгы, үзенең һөнәре турында сөйләде. Тәрбияләнүчеләргә мондый очрашу бик ошады.

Аннары төркем белән 72 санлы янгын бүлегенә экскурсиягә бардык. Анда балалар янгын сүндерү техникасы белән танышты. Ут белән уйнауның нинди хәвеф белән янавын белделәр.

И.Локманова, беренче категорияле тәрбияче.


Читайте нас: