Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 сентябрь 2017, 12:54

Китапханә белән танышу

Күңелле, шаукымлы җәй үтеп тә китте. Көзнең беренче көннәре төрле төстәге гөлләмәләр, шат көлүләр һәм укучылар белән укытучыларның көтеп алган очрашуларына күмелде.

Бу ел безнең авыл өчен истәлекле, чөнки бер еллык тәнәфестән соң мәктәп башлангыч сыйныф укучыларына, шул исәптән беренче сыйныфка баручы алты балага, яңадан үз ишекләрен ачты. Алда әле күпме яңалык һәм кызыклы вакыйгалар көтә сабыйларны!

Сентябрь ае – мәктәпләрдә генә түгел, китапханәләрдә дә актив, кызу чак. Без дә беренче сыйныфка баручыларга «Китапханә белән танышу» дигән гадәти булмаган кызыклы дәрес үткәрдек. Балалар бик мавыгып китапханә, китап турында белемнәре һәм тәэсирләре белән уртаклашты, үзләренең яраткан әкиятләрен исләренә төшерде, китапханәдәге тәртип кагыйдәләре белән танышты. Хәзер инде укучылар ничек китапханәгә язылырга, абонемент белән уку залының аермасын, китаплар ничек «яшәгәнен» төгәл беләләр. Китапханә – ул сине якты йөз белән каршы алучы, төрле сорауга җавап табарга ярдәм итүче җылы өй. Китапханәче буларак, мин үземнең һәрбер сүзем белән сабыйларга шуны аңлатырга тырыштым.

А.Шайнурова,

Тепляк авылы китапханәчесе.


Читайте нас: