Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 сентябрь 2017, 16:30

Зур өметләр, изге максатлар белән

Быел район буенча барлыгы – 2296 бала, шул исәптән 246 мәктәп ишеген тәүге тапкыр ачып кергән беренче сыйныф укучылары, парталар артына утырды.

1нче сентябрь иртә-сендә районның барлык мәктәпләрендә Белем көне тантаналы шартларда бәйрәм ителде.

Яңа Тазлардагы гомум урта белем бирү мәктәбе коллективы, елдагыча, чираттагы уку елын югары әзерлектә каршылады. Мондагы төзекләндерү эшләрендә укытучылар белән бергә урта һәм югары сыйныф укучылары да актив катнашты. Мәктәп директоры Лүзә Дугинова әйтүенчә, балаларга сыйфатлы белем бирү белән бергә хезмәттә тәрбияләүгә җитди игúтибар бүленә. Җәен ял итү лагеренда төрле күңелле чаралар үткәрелеп, мәктәп бакчасында көч салырга да вакыт калган. Быел мәктәптә барлыгы 89 бала укыячак. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча да яңатазлылар районда яхшылар исәбендә йөри.

Балаларны, аларның ата-аналарын, укытучыларны, хезмәт ветераннарын әлеге матур бәйрәм белән котлау чыгышларында муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов, район мәгәриф бүлеге җитәкчесе Фәрит Хуҗин да мәктәптә хезмәт тәрбиясе бирү кирәклеген ассызыклады. Алар белем үрләрен яулауда үз өлешләрен кертүче барлык укытучы һәм хезмәткәрләргә җаваплы эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләде. Шулай ук әлеге көтеп алынган бәйрәм белән мәктәп директоры Лүзә Дугинова, авыл биләмәсе башлыгы Илүс Даутов, урындагы хуҗалык рәисе Рәиф Галләмов, ветераннар советы исеменнән лаеклы ялдагы элекке укытучы Гөлфинә Миңнеәхмәтова тәбрикләде.

Беренче сыйныфка килгән нәниләргә бүләкләр өләшү дә монда яхшы традиция буларак саклана. Сыйныф җитәкчеләре Лилия Хәсәнова, беренчеләрне үз җаваплылыгына кабул итеп, киләчәктә җәмгыятькә файдалы, белемле кешеләр тәрбияләнәчәгенә ышандырды.

Беренче һәм унберенче сыйныф укучылары Илдан Нурисламов белән Зөлфия Гыйзетдинова быелгы уку елының беренче кыңгырау моңын чыңлатканнан соң, балалар классларга ашыкты.


Читайте нас: