Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 август 2017, 16:31

Өстәмә белем – өстәмә шөгыль, яңа сәләт

Мәктәптә белем бирү виртуаль төс алган саен, тәрбияче һәм тәрбияләнүченең җанлы, ихлас аралашуына корылган, ирекле сайлап алу мөмкинлеге бирелгән, җимешләре белән күз алдында сөендергән өстәмә белем бирү балага якынрак була.

Район балалар иҗат йортында 19 педагог художество-эстетик, социаль-педагогик, туризм-туган якны өйрәнү, фәнни-техник, табигать фәннәре юнәлешләре буенча укучыларны осталыкка өйрәтә. Педагоглар һәрвакыт яңа идеяләр булдыру, иҗади эзләнү һәм һөнәри осталыкларын үстерү юлында, һәркайсының балалар белән эшләүдә еллар буена тупланган, сыналган тәҗрибәсе бар. Шул вакытта радиоэлектрониканы үстерүнең иң заманча юнәлеше – роботлар төзүдә яңа белем бирү технологияләрен фәнни-техник идеяләрне үстерү белән берләштергән техник иҗат методикасына ия булган белгечләр җитешми.

Иҗат йортында 1145 баланы үз эченә алган 36 берләшмә эшли. Дәресләр бер генә сменада алып барылу тәрбияләнүчеләр контингентының тотрыклы сакланышына уңай йогынты ясый. Матди-техник база ныгый. Соңгы елда робот техникасы буенча комплектлар, “Яшь янгын сүндерүче” түгәрәгенә корылмалар, сәхнә костюмнары, турист кирәк-яраклары, ике проектор алынды. Әлеге вакытта республика бюджетыннан бүленгән акчаларга бинага капиталь ремонт үткәрелә, коридор идәннәре, бүлмәләр арасындагы ишекләр алыштырыла.

Мәктәпләр, үзебезнең хезмәтне тәкъдим итәрдәй оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Яшь талантларга ярдәм итүче конкурслар оештырабыз, безнең базада семинарлар, методик чаралар үтә. Дәүләт стандартлары кертелүгә бәйле, Борай мәктәпләре белән өстәмә белем бирү буенча килешүләр төзелде. Дәрестән тыш тәрбия бирүдә дәүләт стандартлары таләпләренә ярашлы нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән берлектәге программага нигезләнәбез.

Педагогик коллектив стандартлар буенча өстәмә белем бирү программаларын модернизацияләү һәм яңаларын төзү буенча актив эш алып бара. Әлеге вакытта үзебезнең учреждениене үстерү программасы өстендә эшлибез. Бу 2020 елга кадәр тәрбия һәм белем бирү перспективасын үз эченә алган концептуаль документ. Анда баланы фәнни-техник, табигать фәннәре юнәлешләрендә үстерү аерым урын алып тора. Булган кадрларны яңадан укыту, робот техникасы һәм төзелеше буенча берләшмәләргә корылмалар алу буенча мөмкинлекләр эзлибез.

Сәләтле балаларны ачыклау, үстерүгә юнәлтелгән олимпиада, конкурсларда катнашуга зур игътибар бирелә. Иҗади эшләүче педагогларның максатчан эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак, балалар “Яз күгәрчене”, “Урал йолдызлыгы”, “Талантлар планетасы”, “Казан бизәкләре”, “Турист сукмагында”, “Язгы тамчы” кебек халыкара, республика күләмендәге конкурсларда җиңүчеләр, призерлар булып таныла. Баланы мәктәпкәчә яшьтән тәрбияләүнең мөһимлеген истә тотып, нәниләр өчен ике ел “Без дөньяны танып беләбез” дип исемләнгән берләшмә эшли. Анда дүрт яшьтән башлап шөгыльләнгән балаларның сөйләм эшчәнлеген формалаштыру максаты куелган.

Гаилә тәрбиясенең бала тормышында мөһим булуын күздә тотып, ата-аналар белән берлектәге эшчәнлеккә зур игътибар бирәбез. Ата-аналар өчен ачык чаралар үткәрәбез, үзләрен дә төрле конкурсларга җәлеп итәргә тырышабыз, фикерләрен тыңлыйбыз, иҗат йорты, балалар һәм ата-аналар арасында үзара хезмәттәшлек булдырып, киләчәк өчен лаеклы шәхес тәрбияләү максаты белән эшлибез.


Читайте нас: