Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 декабрь 2016, 13:41

Гимназияне укучылары данлый

Борай икенче санлы гимназиясенең 10 “б” классы укучысы Илнара Шәмсетдинова РФ республикаларының дәүләт телләре буенча үткәрелгән Бөтенрусия укучылар һәм студентлар олимпиадасы призеры булды

Гимназия коллективы замана кешесен уңыш белән тәрбияләргә кирәк дигән идея белән эшли. Бу һәр укучыны беренче дәрестән үк югары күрсәткечләргә ирешү максаты белән тәрбияләү дигәнне аңлата. Мондый максатта эшләү үз нәтиҗәләрен биргән дә инде. Гимназия коллективы икенче ел рәттән Русиянең иң яхшы 200 авыл мәктәбе исемлегенә кертелә, ә укучылары ел саен төрле дәрәҗәдә үткән олимпиадалар призерлары булып таныла.

2-4 ноябрьдә Мәскәүдә РФ республикаларының дәүләт телләре буенча үткәрелгән Бөтенрусия олимпиадасының финал туры үтте. Аның сайлап алу турында 138, шул исәптән Башкортстаннан 10 укучы һәм студент катнашты.

Республика командасы составында барган гимназия укучысы Илнара Шәмсетдинова, конкурс биремнәрен уңышлы үтеп, рус теле буенча олимпиада призеры булып танылды.

Илнараның җиңүе ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Гомәрованың, шулай ук гимназия коллективының уртак казанышлары.

Укучыга Мәскәүгә олимпиадага бару мөмкинлеге район мәгариф бүлеге начальнигы Ф.Хуҗин һәм гимназия директоры И.Җиһаншин ярдәмендә тормышка ашырылды.

Читайте нас: