Барлык яңалыклар

Борай авылы халкы "Җиңү диктанты" акциясендә катнашты

3 сентябрь көнне борайлылар «Җиңү диктанты» нда катнашты. Аны үткәрү мәйданчыгы Борай авылының 3 нче урта мәктәбе булды.

Чара истәлекле датага – Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган иде. Бу бөтен дөнья өчен бөек вакыйга, бу көнне фашизм җиңелде һәм бөтен кешелек дөньясына каршы җинаять туктатылды.

Акция Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, яшьләргә тарихи грамоталылыкны һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелә.

Читайте нас: