Барлык яңалыклар

“Геройлар аллеясе”ндә “Мәңгелек ут” капсуласы тапшырылды

Борайның Үзәк мәйданында бик күркәм, бик матур “Геройлар аллеясе” булдырылды.

Аллея бүген, 9 майда, Бөек Җиңү көнендә шаулап тора алмаса да, район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков һәм район Советы рәисе Рамил Вяльшин районыбызның Советлар Союзы Геройлары Таҗетдин Гыйләҗетдинов, Әхмәт Закиров, Сәхип Майский һәм Дан орденының тулы кавалеры Оршат Кашаповларга куелган стела алдына баш иеп, чәчкләр салды. Шунда ук район хакимияте башлыгы Рөстәм Әхмәт улы “Мәңгелек ут” капсуласын музейга тапшырды.

–“Мәңгелек ут” капсуласы ул шанлы еллар хәтерен мәңге саклый. Музейда ул яшь буынга Бөек Ватан сугышы елларын, халкыбыз батырлыгын искәртеп торсын, – диде ул утны тапшырганда. Капсуланы алган Гөлчәчәк Гәрәева исә аның нәкъ шулай булачагын әйтте.

Читайте нас: