Барлык яңалыклар

Бер минутлык тынлык

Бүген, 9 май көнне, 19 сәгатьтә тоташ ил белән бер минутлык тынлык булды. Барлык федераль һәм төбәк каналлар эфирны туктатты, бар халык сугыш яланнарында башларын салган яугирләр, җиңү яулап кайтып туган җирләрендә бакыйлыкка күчкән ветераннар истәлегенә бер минут тын торып, хәтер мәңгелек икәнен янә искәртте. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков, аның урынбасары Гемир Нуртдинов, район ветераннар советы рәисе Фирдус Садретдинов, район мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин һәм Борай авыл биләмәсе башлыгы Азат Латыпов "Геройлар аллеясе"ндә булды. Хәтерлик! Онытмыйк! Хәтер мәңгелек!

Бүген, 9 май көнне, 19 сәгатьтә тоташ ил белән бер минутлык тынлык булды. Барлык федераль һәм төбәк каналлар эфирны туктатты, бар халык сугыш яланнарында башларын салган яугирләр, җиңү яулап кайтып туган җирләрендә бакыйлыкка күчкән ветераннар истәлегенә бер минут тын торып, хәтер мәңгелек икәнен янә искәртте. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков, аның урынбасары Гемир Нуртдинов, район ветераннар советы рәисе Фирдус Садретдинов, район мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин һәм Борай авыл биләмәсе башлыгы Азат Латыпов "Геройлар аллеясе"ндә булды.

Хәтерлик! Онытмыйк! Хәтер мәңгелек!

Читайте нас: