Түгәрәктә “Җиңү урманы”

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган көннәрдә районда төрле чаралар үтеп тора. Шуларның берсе, бүген, 6 майда, Чалкак урманчылыгына караган Түгәрәк урманында булды. Монда, 9 майга багышлап, шушы авыллардан яу кырына китеп башларын салган һәм исән-имин туган җирләренә җиңү белән кайткан яугирләр истәлегенә агачлар утыртылды. Әлеге изге чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков катнашып, яшь нарат, чыршы агачлары утыртты.

Добавить в предпочтительные источники Google