Җиде ел инде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республика районнарына һәм ерак торак пунктларга «Сәламәтлек поездлары» юллана. Алар диагностика һәм тикшеренүләр үткәрү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Күчмә медицина комплекслары авыл кешеләрендә яшерен авыруларны ачыклый һәм еш кына кешеләрнең гомерләрен саклап кала.
Борай районында июль аенда “Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе кысаларында “Сәламәтлек поезды”ның мобиль комплексы эшен уңышлы төгәлләде. Медицина белгечләре ерак авылларда яшәүчеләргә консультатив-диагностик ярдәм күрсәтү буенча киң күләмле эш башкардылар. Бу акция ярдәмендә пациентлар, эре медицина үзәкләренә бармыйча, төрле белгечлекләр табибларыннан киңәшләр ала алды.
Нефтекама маршрутының Борай районы автопоезды составына Бөре үзәк район дәваханәсеннән – күчмә “Сәламәтлек үзәге”комплексы, флюорограф, маммограф, Борай үзәк район дәваханәсеннән күчмә фельдшерлык акушерлык пункты керделәр. Аларның үзара килешеп эшләве, профессиональлеге һәм пациентларны кабул итүне оештыруда ярдәм итүләре акцияне район территориясендә уңышлы үткәрүдә төп факторга әверелде.
- «Сәламәт республика - сәламәт төбәк» акциясе бөтен республика халкы өчен медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген һәм сыйфатын арттыруда үзенең мөһимлеген тагын бер кат исбатлады, - ди район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов.
Поликлиника фельдшеры вазыйфаларын башкаручы Айгөл Фаизова белдерүе
буенча, “Сәламәтлек поезды” 2025 елның 14 июленнән 18 июленә кадәр Борай районының биш фельдшерлык акушерлык пунктында эш алып барган. Болар – Зур Бадрак, Яңа Бикмәт, Таңатар, Олы Шөкшән һәм Яңа Кизгән авыллары. Авыл халкы табибларның килүен түземсезлек белән көтте, чөнки авыл кешеләренең поликлиникага йөрергә вакытлары юк. Өстәвенә, барлык тикшеренүләрне берьюлы бер урында үтү уңайлы иде. Кабул итү тере чират тәртибендә алып барылды.
– Барлыгы 1413 кеше тикшерелде. 1362 төрле анализлар алынды, 230 кеше флюография, 150 кеше маммография үтте. Шулардан 28ендә – шикәр чире, 150– артериаль гипертензия, 109 – тән массасы артуы, холестеринның югары күләмдә булуы 108 кешедә ачыкланды. Авырулар алга таба учетка алынды. Бу фактлар вакытында тикшерү һәм диспансеризация узу кирәклеген күрсәтә, – диде Айгөл Фидәвис кызы.
“Сәламәтлек поездлары” үзләренең нәтиҗәлелеген тагын бер кат исбатлады. Борай районы халкы республика җитәкчелегенә бу эшне оештырган өчен рәхмәт белдерә.
Фотолар: Борай үзәк дәваханәсе.