Барлык яңалыклар
Медицина
15 июнь 2023, 16:28

Ак халатына тап төшерми

Үз тормышларын намуслы һәм мактаулы эшкә – кеше сәламәтлеген һәм гомерен кайгыртуга багышлаган медицина хезмәткәрләре көне быел 18 июньгә туры килә. Шул уңайдан Борай үзәк дәваханәсенең поликлиника мөдире Айгөл Азат кызы Шакирова турында язып үтәсебез килә.

Ак халатына тап төшерми
Ак халатына тап төшерми

Айгөл тумышы белән Борай авылыннан. Альбина апа белән Азат абыйның гаиләләрендә дөньяга килгән Айгөлгә табиб һөнәренә мәхәббәт, мөгаен, балачактан ук килгәндер. Ахирәт кызлар белән дәваханә уйнагангадыр инде, үсә-үсә үзенең дә табиб буласы, ак халат киясе килә.
Мәктәпне тәмамлагач, Ижау дәүләт медицина академиясенә укырга керә Айгөл. Академиянең стоматология бүлегендә укып, кулына диплом алган яшь белгеч 2018 елда Борай үзәк дәваханәсенә теш табибы булып эшкә кайта. Тырыш, җитез яшь белгечне җитәкчеләр дә күрә: 2022 елда аны район үзәк дәваханәсенең поликлиника мөдире итеп күчерәләр. Айгөл Азат кызы биредә поликлиниканың матди-техник базасын ныгыту, табиблар санын арттыру буенча эш алып бара. Гел оештыру мәсьәләләре артыннан йөрү стоматолог булып эшләвенә дә комачауламый.
– Теш протезлары кую буенча заманча материаллар кулланабыз. Төрле катлаулылыктагы тешләрне дә дәвалыйбыз, – ди табиб. – Поликлиника мөдире итеп куюлары миңа канат биргәндәй булды. Үземнең белемнәрем белән яшьләр белән бүлешсәм, өлкән буын миңа һәрвакыт киңәш белән ярдәм итәргә әзер. Аларга теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Чынлап та, кайсы көнне генә барсаң да, теш дәвалау бүлегендә чиратларның бетеп торганы юк. Кемдер алдыра, кемдер дәвалата, кемдер куйдыру артыннан йөри. Һәрбер кешегә уңай якын килеп, тиешле хезмәт күрсәтү табибларның бурычы. Моны яхшы аңлый Айгөл. Поликлиника мөдире вазыйфасында да ул сынатмый.
Айгөлнең тормыш иптәше Ленарны да эшендә хөрмәт итәләр. Ул – юл мастеры. Шакировлар гаиләсе бер кыз һәм бер малай тәрбияләп үстереп яталар. Уллары Шамил быел беренче сыйныфка бара, ә кызлары Алия балалар бакчасына йөри. Кем белә, бәлки, алар да киләчәктә медицина юлыннан китәрләр әле.
Эштә генә түгел, спорт ярышларында да актив катнаша Айгөл. Гаилә белән велосипедта йөрүләр традициягә кергән Шакировларда. Үткән елда районда балалар бакчалары арасында үткән “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” дигән конкурста беренче урынны яулыйлар. Үзәк дәваханәнең профсоюз оешмасында волейбол командасында да ул. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы билгесе дә бар аның.
Халыкка ярдәм итү, сихәт эзләү, пациентларының тормышын мөмкин кадәр сәламәт итүне һөнәре итеп сайлаган ак халатлы бу ханымның эшендә уңышлар телибез.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: