Барлык яңалыклар
Медицина
1 февраль 2022, 14:50

“Спутник М” вакцинасын кадый башладылар

Атна башында районга “Спутник М” вакцинасының беренче партиясе кайтты. Ул балаларга һәм яшүсмерләргә коронавирустан прививка ясау өчен кулланылачак.

“Спутник М” вакцинасын кадый башладылар
“Спутник М” вакцинасын кадый башладылар

“Спутник М”– ул олылар өчен билгеләнгән “Спутник V” вакцинасының биш тапкыр җиңеләйтелгән варианты, әмма инфекциягә каршы торырлык күләмдә антитәнчекләр барлыкка килсен өчен аның концентрациясе җитәрлек дип саный медицина хезмәткәрләре.

Беренчеләрдән булып аны "РостОК" гаилә тәрбиясенә булышлык итү үзәгенең ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм балалар өчен учреждениесендә тәрбияләнүче  12 яшьтән өлкәнрәк балаларга эшли башладылар.

Биредә вакциналау барышы турында район педиатры Зәйтүнә Муллаярова  мәгълүмат бирде:

– Районга кайткан 30 доза “Спутник М” вакцинасын  бүген 17 бала беренче компонент белән прививка ясатты. Икенче компонент 3 атнадан эшләнәчәк. Бу исә сәламәтлек торышлары яхшы булган, ата-аналары һәм үзләренең ризалыгы алынган үсмерләр. Хәзерге вакытта күп мәктәпләрдә вируслы авырулар саны артуы күзәтелә, күп сыйныфлар карантинда. Инфекция билгеләре булган, хроник чирләре кискенләшкән балаларга прививка ясау кичектерелеп тора. Шунысын билгелисе килә: укучылар прививка ясатуга уңай караш күрсәтә, моның куркыныч инфекция йоктыруны кисәтү чарасы булуын аңлый.

Укол кадар алдыннан район педиатры Зәйтүнә Муллаярова, шәфкать туташы Рания Галина балаларның үпкәләрен тыңлап карап, температурасын, кан басымын үлчәп һәм һәр баладан үзен ничек хис итүен сораштылар.

Прививкадан соң температура күтәрелергә, буыннарда хәлсезлек, өшү, гомуми хәлсезлек, шулай ук укол урыны кычытырга мөмкин,–дип һәр балага аңлату эше алып барды биредәге фельдшер Эльвера Гәрәйханова.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: