Барлык яңалыклар
Медицина
3 сентябрь 2021, 11:30

Чир коточкыч! Ул юк итә...

Табиблар куркыныч инфекцияләрдән прививка ясатмаган очракта, сәламәтлеккә зур зыян килү ихтималы турында кисәтеп торса да, халык һаман вакцинадан курка. Әйе, интернетта, социаль челтәрләрдә вакцинация белән бәйле мифлар, уйдырмалар, фейк хәбәрләр күбәйгәннән күбәя. Коронавирус көннән-көн көчәя, аның тагы та көчлерәк, агрессиврак штаммнары барлыкка килә, хәзер күбрәк кешеләр дәваханәләргә эләгә, ә авыр очраклар саны өзлексез үсә. Covid-19дан вакциналау, районда коронавирус буенча хәлләр турында район үзәк дәваханәсе баш табибы Радик Хәсәнов сөйләде.

Чир коточкыч! Ул юк итә...
Чир коточкыч! Ул юк итә...

– Районда коронавирус белән авыручылар саны көннән-көн арта. Көненә 10 һәм аннан да артык авыруларны ачыклыйбыз, атнасына 50-60 яңа очрак теркәлә. Әлеге вакытта 30 райондашыбыз Уфа, Бөре ковидгоспитальләрендә дәвалана. Бу бит бик зур саннар. Алай гына да түгел, хәзер инде чирнең авыр очраклары, көчлерәк штаммнары белән чирләүчеләр саны артты. Элегрәк гаиләдә бер кеше чирләп, калганнары чирләми дә кала иде. Хәзер чир бер гаиләгә керсә, аның барлык әгъзалары да чирли. Яңа штаммнарның инкубация чоры да 3-5 көн генә. Иң кызганычы, коронавирустан үлүчеләр саны арта. Агымдагы елның июль аенда 9 райондашыбызны югалтсак, август аенда коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр 15 булды. Covid-19 белән балалар да авырый башлады, балигъ булмаганнарга да инфекцияне кичерү җиңел түгел. Авыручылар арасында йөкле хатын-кызлар да бар.
Шунысын билгеләп үтәсем килә, дөньядагы үлемгә китерә торган авырулар прививка ясау нәтиҗәсендә генә туктатылды. Коронавирусны җиңәр өчен дә вакцина кадатуы зарур. Әйе, прививка ясаткан кеше дә коронавирус белән чирли ала, ул 100 процент сакламый. Грипптан прививка ясатучылар арасында да авыручылар бар бит. Вакцина кешегә чирне җиңелрәк үткәрергә ярдәм итә. Вакцинация өзлегүләрдән саклый. Иң мөһиме: вакциналанган кешеләр арасында үлүчеләр юк!
Чир барыбыздан да уяулык сорый. Мин әлегә гаилә бәйрәмнәрен үткәрүдән баш тартырга, күпләп җыелуны туктатып торырга, бер-береңә кунакка йөрмәскә киңәш итәм. Шулай ук битлек киеп йөрергә, социаль дистанцияне сакларга чакырам. Кулларны да еш юарга кирәк.
Коронавирус белән хәл әлегә киеренке кала, әмма без аны үзгәртә алабыз. Гомер бер генә бирелә, бу хакта истә тотарга һәм, мөмкин булганча, үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеген сакларга кирәк. Вакцинация – бүгенге көндә иң акыллы карар. Бу авыруны булдырмау ысулы гына түгел, аны организм өчен минималь нәтиҗәләр белән үткәрү өчен дә кирәк.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: