Барлык яңалыклар
Медицина
21 июль 2021, 09:10

Ковидтан котылу ысулы

COVID-19 көнкүрешкә үз кагыйдәләрен кертте. Ниләр генә күрмәде халык бер елдан артык вакыт эчендә. Үзизоляция, битлек, перчаткалар, дистанция саклау, онлайн уку, эшләү… Һәр яңа туган көнне: “Бүген ничә кеше авырган икән инде, күпмесе үлгән?” – дигән мәгълүмат белән каршы алдык. Әле кайберәүләр бүген дә шулай курка торгандыр.

Ковидтан котылу ысулы
Ковидтан котылу ысулы

Ниһаять, бу коточкыч авырудан котылу юлын таптык кебек. Үзенең һәм якыннарының сәламәтлеге өчен борчылган кеше прививка ясата ала. Стационар прививка кабинетларыннан тыш, район үзәк дәваханәсе тарафыннан күчмә медицина бригадалары да эшли башлады. Алар, авыл биләмәләре заявкалары буенча чыгып, вакциналый.
Шушы көннәрдә участок терапевт кабинеты хезмәткәрләре халыкка прививка эшләр өчен Яңа Тазлар авыл биләмәсенә бардылар. Биредә берничә дистә кеше килгән иде. Иң беренчеләрдән булып Яңа Тазлар авыл биләмәсе башлыгы Илүс Даутов керде. Ул прививка ясатырга поликлиникага барырга, чиратта торырырга туры килмәвенә сөенде генә. Башкалар кебек үк, башта тиешле документларны тутырды, табиб кабул итүендә булды, һәм, аның рөхсәтен алып, вакытлыча прививка кабинетына әверелгән кабинетка узды. Процедурадан соң, ярты сәгать медиклар күзәтүендә булды.
“Прививка, ковид йога калса, аны җиңелрәк кичерергә ярдәм итәр, дип уйлыйм. Һәм мин, бу прививка сәламәтлегебезне саклар, дип ышанам”, – диде ул.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: