Барлык яңалыклар
Медицина
15 июль 2021, 16:15

“Безнең Сабирыбыз”

Шəһəр җиреннəн аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшлəү икелəтə зур җаваплылык сорый торган һөнəрлəрнең берсе.

“Безнең Сабирыбыз”
“Безнең Сабирыбыз”

Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз врачы да, хирург та булырга туры килə. Тик, авылдашлар арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенə ачык йөзле, тəмле телле булу да бик мөһим. Шөкер, авылларыбызның барысында да диярлек əнə шундый гүзəл затлар гына түгел, ə ир-егетлəребез дə фельдшер булып эшли. Даутлар авылы халкы да фельдшердан бик уңган. Сабир Халяповның бу авылда медицина хезмəте күрсəтə башлавына инде 35 елдан

артык. Үзе дə шушы авылныкы. Бөре медицина училищесын тəмамлап, туган авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында хезмəт юлын башлап җибəрə. ФАП хезмəткəрлəре, нигездə, профилактика белəн шөгыльлəнсə дə, мед-пункттан кеше бервакытта да өзелеп тормый. Кан басымы уйнаганнан интегүчелəр байтак икəн. Əле тегесе, əле монысы, дигəндəй, авыру чыгып кына тора – егылып, аяк-кулларын имгəтүчелəр була, баш əйлəнеп азапланучылар шактый ди. Җəй көне, умарта кортлары кадап, аллергия реакциялəре белəн байтак кеше мөрəҗəгать итə икəн. “Мин эшкə башлаганда

биредəге абый-апаларның күбесе гөрлəтеп колхозда эшлəп йөри иде əле, инде бергə-бергə олыгаеп килəбез”, – ди тəҗрибəле фельдшер.

Кеше гомере өчен җаваплылык хисе фельдшерда табибныкыннан ким түгел. Чөнки авырлык килгəн, гомерең кыл өстендə торган чакта бар өмет аларда – авыл халкы өчен бердəнбер ак халатлы кеше булган фельдшерда гына. Эш сəгате тəмамланса да, авыл фельдшерының эше төгəллəнми əле – өйгə дə

килəлəр. Ə Сабирның капкасы ябылып тормый дисəң дə була. Ачык йөзле фельдшер көн дими, төн дими, һəрбер авыруны, шифалы кулы белəн генə түгел, дөрес киңəше, тəмле сүзе белəн дə дəваларга тырыша.

– Эшемне һəрвакыт яратып башкардым, шуңа күрə авырлыгын да сизмəдем. Район үзəк дəваханəсенең баш табибы Радик Хəсəновның да ярдəме зур булды. ФАПның тəрəзəлəре бик искергəн иде, Радик Əнвəр улы тəрəзəлəрне

алыштыртты, оргтехника кайтартты, яңа өстəл, тумбочкалар белəн тулыландырылды. Җитəкчегə рəхмəтем чиксез. Бəлки килəчəктə яңа ФАП та төзерлəр, – дип өметлəнə Сабир. Авылда барлыгы 150 кеше яши. Шуларның

барысы да биредəге ФАПка йөрилəр. Тирə-як авыллардан килүчелəр дə бихисап. 1988 елда ремонт эшлəнгəн бинаны фельдшер ягып җылыта. Үзе кочегар, үзе санитар, үзе психолог та. Аның эш урынындагы чисталыкка,

пөхтəлеккə бар кеше соклана. Авыл халкы аны “безнең Сабирыбыз” дип кенə тора. Əлеге вакытта коронавирус инфекциясенə каршы вакцинация эшли. 50дəн артык кеше прививка ясаткан. Көнне төн алыштыра менə шулай авыл урамы буйлап əле берсенə, əле икенчесенə йөгереп, тəүлеге үткəнен сизми дə кала Сабир Халяпов.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: