Барлык яңалыклар
Медицина
22 июнь 2021, 09:25

Бар яклап та матур ул

Гөлмәрьям Таһирова – шәфкать туташы. Моннан 30 ел элек сайлаган һөнәренә, яраткан эшенә бер генә тапкыр да хыянәт итмәгән ул. Шушы вакыт эчендә аның шифалы куллары аша күпме авырулар узган, күпме кешегә көч, сихәт биреп тормышка кайтарган.

Гөлмәрьям апа Борай авылында туган. Беренче санлы мәктәпне уңышлы тәмамлап, Свердловскийның медицина училищесына укырга керә. “Медицина өлкәсендә эшләү – минем балачак хыялым. Телем ачылгач та, мин табиб булам дип әйткәнмен”, – дип сөйләде ул. Гөлмәрьям Хадис кызының хыялы тормышка аша. Училищеда шәфкать туташы һөнәрен үзләштереп, 1991 елда туган ягына кайта һәм хезмәт юлын Шөкшән авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында башлап җибәрә. Дүрт ел узгач, эшен Борай үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегендә дәвам итә. Менә инде соңгы җиде елда Гөлмәрьям Хадис кызы дәваханәнең терапия бүлегендә хезмәт сала, шуның дүрт елын өлкән шәфкать туташы булып. Бу еллар эчендә аны тәҗрибәле белгеч буларак кына түгел, ягымлылыгы, йомшак мөнәсәбәте, сабыр холкы белән авыруларның күңелләрен яулаган кеше буларак та беләләр.
Олы йөрәгенә пациентларның сызлануын да, борчылуларын да сыйдыра, тыңлый һәм аңлый белә торган чын шәфкать иясе ул.
Ихлас ышаналар, хөрмәт итәләр, яраталар аны биредә. «Куллары шифалы аның. Чын мәгънәсендә үз эшенең остасы. Һәр авыруның сәламәтлеге өчен җан атып, ничек тә ярдәм итәргә әзер торучы шундый шәфкать туташлары күбрәк булсын иде», – ди авырулар, Гөлмәрьям апаның эшеннән канәгатьлек белдереп.
“Мин үземне эшемнән башка күз алдына да китерә алмыйм, – ди Гөлмәрьям апа. – Эшемне бик яратам, көн дә канатланып эшемә йөгерәм. Кешеләргә кирәкле булуым белән бәхетле мин. Һөнәремне дөрес сайладым дип уйлыйм. Хезмәттәшләремне хөрмәт итәм. Аларны һәрберсе, үз эшен белеп, җиренә җиткереп эшли торган шәфкать ияләре”.
Хезмәттәшләре дә хөрмәт итәләр – Гөлмәрьям Хадис кызы белән эшләве бик җиңел булуын ассызыклады алар. Дәваханә җитәкчелеге дә аның хезмәтен югары бәһалый. Шулай булмый ни, кичә, 17 июнь көнне Гөлмәрьям Таһирова “Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Мондый югары бүләккә тик тәҗрибәле, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән хезмәт ияләре генә лаек була шул.
Гөлмәрьям апаның кызы Инзилә дә, әнисе юлын сайлап, Нефтекама шәһәрендә шәфкать туташы булып эшли. Хәзер инде оныгы да, кайчандыр үзе әйткән сүзне кабатлап, үскәч табиб булам ди. Кем белә, бәлки кечкенә Лилия дә, дәү әнисе, әнисенең эшен дәвам итәр, Гөлмәрьям апа чәчкән изгелек, шәфкатьлек буыннан-буынга күчәр.
Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас: