Медицина
22 март 2021, 07:25

Прививка ясатудан курыкмагыз

Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату турында район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов сөйләде.Ул аңлатканча, әгәр кеше коронавирус белән авырган һәм аңарда антитәнчекләре бар икән, аңа прививка кирәкми дигән сүз түгел. Антитәнчекләр кеше организмында алты айга кадәр саклана, аннан соң организмның каршы торуы бетә һәм ул яңадан авырырга мөмкин. Кешеләр икенчегә чирләп кенә калмаска, ә мәңгелек йортка күчәргә мөмкин. Икенче тапкыр бу вирус тисә, организмның аңа көрәшергә хәле калмый. Бу бигрәк тә хроник авырулы кешеләргә куркыныч.

Апрель ахырына илебезгә бу чирнең чираттагы агымы тию ихтималы бар. Баш табиб вируска каршы Русиядә җитештерелгән препаратларны чагыштырды һәм аларның өстенлекләрен атады. «Спутник» вакцинасының нәтиҗәсе озаккарак җитә. Ә «ЭпиВакКорона» препараты хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләргә күбрәк туры килә.
Бүгенге көнгә район үзәк дәваханәсендә «Спутник» вакцинасы 465 кешегә эшләнгән, шуларның 305е икенче этабын узган. 19 марттан тагын 150 кешегә икенче фазасы эшләнәчәк. 305 кеше үзләрен яхшы хис итә, прививкадан соң организмында бернинди дә үзгәреш булмаган. Вакцина эшләтергә теләүчеләр авыл җирендә яшәсә, үзләренең фельдшерына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аннан инде үзәк дәваханәдә тәүдә табибта тикшерелеп, рөхсәт алгач кына, прививка кабинетына бара ала.
Кемнәргә прививка ясатырга ярамый? Пациентта аллергияләр вакытында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга киңәш ителми; йөкле хатын-кызларга прививка эшләтелми. Ә калганнарыбызга бердәм булып тиз арада вакцинация эшләтеп калырга кирәк. Вакцинациядән курыкмагыз, ул гадәттәге гриппка каршы эшләтелә торган прививка сыман, ди табиблар.
Читайте нас