Медицина
10 март 2021, 09:35

Булачак табиблар белән очрашу

Районга яшь кадрларны җәлеп итү өчен бик күп эш башкарыла. Аның чираттагысы 9 мартта, район җитәкчелегенең якташ студентлар–булачак табиблар белән очрашуы булды. Очрашуда район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, хакимият башлыгының социаль, кадрлар һәм эчке мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов катнашты.

Башкорт дәүләт медицина университетында укучы студентлары алдында чыгыш ясаганда, хакимият башлыгы Рушан Кадим улы районның социаль-икътисадый үсеш перспективалары турында сөйләде. Булачак табибларны уку йортын тәмамлаганнан соң, район үзәк дәваханәсендә хезмәт юлларын башларга чакырды, эшкә кайткан яшь табибларга торак проблемасының юклыгын, хезмәт хаклары да югары булуына басым ясады. Артабан студентларга районнан алып барган бүләкләр тапшырылды. Күзләрендә очкын уты уйнатып торган булачак табиблар хакимият башлыгына алар турында зур хәстәрлек күрсәткәне өчен рәхмәт белдерделәр.
Читайте нас